Центральная библиотека

"Җәлилчеләр бүген дә халкыбыз күңелендә яши" - Җәлилчеләрне искә алу көне

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Апас үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшенә багышланган стеллага чәчәкләр салдылар. Моннан нәкъ 77 ел элек, 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга - палач балтасы астына алып баралар. Җәлилчеләр якты дөньядан бик иртә китсә дә алар бүген дә халкыбыз күңелендә яши.

Апас үзәк китапханәсендә "Җәлилчеләр бүген дә халкыбыз күңелендә яши" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә Муса Җәлил, Абдулла Алиш иҗат иткән китаплар урын алган.