Центральная библиотека

Беседа-диалог "Таякта тай көче!"

Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал Зиннәт ага Хәйруллин улы Хәйдәр белән Апас Үзәк китапханәсендә кунакта булды. Ул биредә үзе турында“Гаилә учагы” журналының май ае санында басылып чыккан Гөлнур Шәрәфиеваның “Таякта тай көче!” дип аталган язмасы белән танышты, шәхси китапханәсеннән алып килгән китапларын бүләк итте, китапханәгә еш килеп йөргән чакларын, элек эшлэгән хезмәткәрләрне искә төшерде. Гөлчәчәк Назыймовна мөхтәрәм кунакка озын гомер, нык сәламәтлек теләп “Гаилә учагы” журналын бүләк итте.