“Татарның асыл улларының берсе: Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел”- Әдипне искә алу кичәсендә китап күргәзмәсе
Апас Үзәк китапханәсе район мәдәният йортында узган язучы, парозаик, публицист Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсендә “Татарның асыл улларының берсе: Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел” дип аталган китап күргәзмәсе белән катнашты. Кичәдә “Берләшик әле, егетләр, күтәрелик!” дип аталган, әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан буклет тәкъдим ителде.