Китапханәләр көне “Китапханә – серле дөнья”- “Библиотека - мудрый дом души”
Апас Үзәк китапханәсендә Китапханәләр көненә багышлап“Китапханә – серле дөнья” дип аталган кичә узды. Бәйрәмдә китапханәләр тарихы буенча мәгълүмат, Апас районы китапханәләрендә озак еллар хезмәт итүчеләрне олылау, кызыклы викторина бер –беренә үрелеп бардылар. Район китапханәчеләрен Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Рөстәм Хәсип улы бәйрәм белән котлады. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Гөлчәчәк Назыймовна да үзенең матур теләкләрен җиткерде. Авыл китапханәчеләренә бүләкләр, китапханә хезмәткәрләре профсоюзының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Муллахметова Гөлинә башкаруындагы моңлы җыр да бәйрәмгә ямь өстәде. Кичәдә "Без - китаплы халык" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.