Туган тел һәм шигърият бәйрәме "Син татарның якты йолдызы"
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулган көнне Апас Үзәк китапханәсе "Син татарның якты йолдызы" дип исемләнгән Туган тел һәм шигърият бәйрәмен уздырды. Биредә җирле шагыйрьләребез, "Кояшкай“ һәм “Салават күпере“ бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев чыгыш ясадылар, "И туган тел, и матур тел" нәфис сүз осталары бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде һәм бүләкләнде. Балаларның Тукай шигырьләрен сөйләүләре - бәйрәмебезнең иң сокландыргыч мизгелләре булды. Шигърият бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.