Центральная библиотека

"Татарның асыл улларының берсе: Тәүфикъ Әйдинең туыны 80 ел" - обзор книжной выставки

Гомере буе дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлап, аларны кайгыртып яшәгән, ана телебезне яклаучы-саклаучы шәхесләрнең берсе булган, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язу­чы, «Йөртә безне язмыш­лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы Тәүфикъ Әйдинең балачагы һәм үсмер еллары Татарстанның Апас рай­оны Түбән Балтай (1941-1951; 1955-1957), Олы Бакырчы (1954), авылларында уза. Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач,  1960 елдан ул Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире булып эшли. Татарның асыл улларының берсе булган Тәүфикъ Әйдинең Апас районы бәйле булуы безнең өчен зур горурлык.