Центральная библиотека

«Аулак өй – баттл» бәйгесе

Апас үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе булып үтте. Биредә җирле шагыйрьләр һәм шагыйрәләр Казан шәһәреннән килгән танылган шагыйрьләр - тел, әдәбият галимнәре белән көч сынаштылар. Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды. «Апас энҗеләре» төркеме 38 балл алып җиңү яулады. Тамашада яңгыраган шигырьләр халык җырлары, тальян, курай моңнары белән үрелеп барды. Әлеге бәйге шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы таэсир калдырды.