Әдәби тематик кичә «И хатын кыз, сиңа эндәшәмен, иң зур сере син шушы дөньяның»
«Сердәш» һәм «Сүнмәс дәрт» төркеменә йөрүчеләр кичәнең төп кунаклары булдылар. 2021 ел –Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тел белән бәйле булган башваткычлар чишелде, татар халык җырлары яңгырады. Лира Яруллина «Фазыл чишмәсе» көенә татар халык биюе башкарды. Кичә чәй өстәле артында җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.