Центральная библиотека

Тематик кичә «Мин тормышны яратам»

1 нче март-наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. Шул уңайдан аграр көллият белән берлектә тематик кичә уздырылды. Әлеге чарада аграр көллият студентлары, укытучылары, көллиятнең шәфкать туташы,  үзәк китапханә китапханәчеләре, балигъ  булмаган балалар белән эшләү инспекторы Шагиева Альбина  Габбас  кызы катнашты.  Кеше нинди генә җәмгыяттә яшәсә дә узенең  саулыгы, үзенең киләчәге турында үзе кайгыртырга тиеш. Начар гадәтләрне үз итмәскә,тискәре гамәлләр кылмаска,наркотикка -юк!  диеп әйтергә дигән фикер бүгенге чараның үзәгендә булды. Наркомания –ак  үлем  юлы. Әлеге юлдан атламыйча, сәламәт тормыш алып бару яшьләребезнең  күңеленә керсен дигән теләктә калдык.