Центральная библиотека

Библиографическая онлайн памятка "Табигать "җырчысы"

Якташыбыз, күренекле язучы – публицист Мәрди Галләм улы Рәфыйковка 28 февральдә 94 яшь тулган булыр иде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х. Ямашев премиясе лауреаты, табигать темасына язылган 7 китап, күп санлы хикәяләр, очерклар авторы безнең якташыбыз булуы – Апаслылар өчен олы горурлык.

Санкт-Петербургта узган Гарәп мәдәнияте атналыгында 28 февраль көнне чыгыш ясап, Мәрди аганың кызы Гүзәл Рафикова икенче урынга лаек булды. “Әтинең туган көнендә минем аңа бүләгем булсын. Ул бик ярата иде минем биегәнемне карарга. Күргәндер. Аның җанын тоеп тордым,”- ди ул.