Центральная библиотека

"Туган телне белү - олы бәхет" литературно - тематический вечер к Международному дню родного языка

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Апас үзәк китапханәсендә «Туган телне белү — олы бәхет» исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чарада татар, рус, чуваш телләренең гореф-гадәтләре, милли йолалары яктыртылды. Күп еллар мәгърифәт өлкәсендә эшләгән мөгаллимнәрнең чыгышы нур өстенә нур булды. Барлык телләр дә тигез, аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә. Әлеге чарада туган телгә тирән мәхәббәт тәрбияләнде. Кичә ахырында күмәкләп башкарган «Туган тел» җыры телебезгә мәдхия булып яңгырады.