Центральная библиотека

“Мин кулыма китап алам” - чествование самых активных читателей Центральной библиотеки

Китапханәбезнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – китапханәбездәге китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Ел башында иң күп китап укучыларны барлап, аларны тәбрикләү - Апас Үзәк китапханәсенең матур традицияләренең берсе. Үтеп киткән 2020 елда иң күп китап укучыларыбыз:

  1. Хөснетдинов Хәттаб Фатыйх улы.
  2. Яруллина Зәйнәп Салих кызы.
  3. Исмәгыйлев Рәис Әюп улы.

Без аларны иң күп китап укучы буларак тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдык. Һәрвакыт иң яхшы бүләк – китап инде ул. Укучыларыбыз әлеге бүләкләргә бик шат булдылар.

 Ә без исә китап укучыларыбыз тагын да күп булсын дигән якты теләктә калабыз.