Центральная библиотека

“Җиңү язы”

Сугыш... авыр, шомлы сүзләрнең берсе! Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, казылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр вакыйгаларның берсе булып сакланачак, ә халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакытта да хөрмәт белән искә алыныр.  Шул исәптән, Апас Үзәк китапханәсендә  Бөек Җиңүнең  75 еллыгына багышлап  “Җиңү язы” дип исемләнгән китап инсталляциясе ясалды.