Альбом-эстафета "Сез сугышта Җиңү яуладыгыз"
Бөек Җиңүгә 75 ел тулуны каршылаган көннәрдә Апас Үзәк китапханәсендә сакланучы, моннан 20 ел элек, Җиңүнең 55 еллыгын каршылаганда төзелгән альбом – эстафеталарны кабат карап чыгарга булдык. Күпме язмышлар, күпме хәтирәләр саклана аларда... Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары алдында баш иябез! Тарихи хатирәләрне безнең буынга тапшырган китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

















