Гасырларга яшьтәштер ул - йөзьяшәр Татарстан!
ТАССР төзелү – республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Үзәк китапханәдә Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (Татар АССРы, ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук үткән елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.
