Центральная библиотека

“Әниләргә сүнмәс йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык...”

5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырылды. Кичәнең төп кунаклары китапханә каршында эшләп килүче “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” төркемнәренә йөрүче өлкән апаларыбыз булды. Чара 8 март – язның беренче бәйрәменә багышланган иде. Кичә,  матур сүз, җыр, бию,төрле викториналар белән бергә үрелеп барды. Китапханә директоры Ахманова Гөлчәчәк Назыйм кызы кунакларга бәйрәм котлавы ишеттереп язгы чәчкәләр бүләк итте. Апас үзәгенә урнашкан “Клумба” чәчәк кибетенең җитәкчесе Вахитова Гүзәл Рәмис кызы да матур чәчкә бәйләмнәре белән апаларыбызны шатландырды.