21 февраль Апас Үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көне уздырылды.
21 февраль Апас Үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көне уздырылды. Кичәнең максаты – туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүгә, ихтирам тудыруга, телне саклауга, яклауга юнәлдерелгән иде. Кичәдә башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Сафина Луиза Рәүхәт кызы чыгыш ясады. Район ветераннар советы җитәкчесе Насыбуллина Гөлнур Хәйдәр кызы, гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган Маннапова Фәүзия Гомәр кызы, укучыларга рус теле һәм әдәбиятының бөтен серләрен төшендергән Яруллина Лира Раил кызы, китапханәбезнең даими китап укучысы Вәлиуллина Миләүшә апа укучыларга телебезнең байлыгы, бөеклеге турында үтемле итеп чыгыш ясадылар. Өлкәннәр, көллият студентлары, мәктәп укучылары бүгенге чараның төп кунаклары булдылар.