Центральная библиотека

"Яшьлек кире кайта көзләрдә"

Чараның беренче өлеше котлауларга бай булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Р.Х. өлкәннәребезгә җылы теләкләрен юллады. Муллахметова Гөлинә, Мостафина Резеда, Хантимирова Рәмзия башкаруындагы җырлар бәйрәмебез яме булды. 

Кичәнең икенче өлеше үзенчәлекле форматта - психологик тренинг формасында узды. Психологлар Салахова Е.Н. һәм Газиева А.Р. килгән кунакларыбызга - "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" клубы әгъзаларына - төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын, киеренкелектән бушану ысулларын аңлатты.