Центральная библиотека

Апас Үзәк китапханәсендә район тарихында беренче тапкыр Татарстан язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе һәм "Идел" журналы каршында оештырылган әдәби суд утырышы узды.

Утырышта хезмәттәшебез Руцилә Садриеваның "Кое күзе" шигырьләр циклына карата кузгатылган җинаять эше тикшерелде. 

Казый - шагыйрь Ләбиб Лерон

Гаепләүче - шагыйрь Рифат Сәлах

Яклаучы - шагыйрь Марат Закир

Шаһитлар - якташ язучыбыз Хәбир Ибраһим, шагыйрь, галим Рифат Җамал. 

Суд карары "Идел" журналының октябрь санында чыгачак.