Центральная библиотека

Яраткан язучыларыбыз Хәбир Ибраһим, Гөлүсә Закирова, Марат Закир белән очрашу

Күпсанлы китап укучыларыбыз, безне даими күзәтеп баручылар яхшы белә - китапханәбездән кунаклар өзелми. Бу юлы да, яраткан язучыларыбыз, Хәбир Ибраһим, Гөлүсә Закирова, Марат Закир белән очрашу әдәбият сөючеләрне уку залыбызга җыйды. Кунаклар белән җанлы аралашу, аларның иҗаты белән якыннанрак танышу, эчкерсез әңгәмә рәвешендә барган кичә барыбызның да күңелендә озак сакланыр.