Центральная библиотека

“Туган як энҗеләре”

#Тугантелләһәмхалыкларбердәмлегеелы
23 нче марта Чистай мәдәният үзәгендә Чистай шәһәре һәм районының талантлы шагыйрьләре иҗатына багышланган “Туган як энҗеләре” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьләр Рәис Гыймадиев, Минзифа Әхмәтшина, Рушания Закирова, Мәүлидә Мифтахова,Айсылу Минхаҗева, Розалия Шәйхетдинова, Рифкать Гардиевлар тамашачыларны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Имам –хатиб Әбүбәкер хәзрәт Азизов, татар мәдәни үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов,татар театры режессеры Госман Хәкимовларның эчтәлекле чыгышлары бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. Инсаф Гайнулла һәм Таңсылу Хөснуллиналар үзләренең җырларын бүләк иттеләр.Кичәне автор- башкаручы, шагыйрь, Чистай мәдәни үзәге хезмәткәрләре Инсаф Гайнулла һәм Үзәк китапханә хезмәткәре Зөһрә Җаббаровалар алып барды. Кичә Үзәк китапханә,Татар мәдәни үзәге катнашында,Наҗия Загрутдинова җитәкчелегендә”Чистай” мәдәни үзәге коллективы тарафыннан әзерләнде.

https://vk.com/club112411699?w=wall-112411699_4517%2Fall