“Яшь әбиләр” клубы
Авыл китапханәсендә “Яшь әбиләр” клубы эшләп килә. Әлеге клубка бер чорда эшләп, лаеклы ялга чыгучылар йөри. Аена бер тапкыр очрашулар була, төрле темаларга кичәләр уздырабыз. Күбесенчә мастер класс күрсәтелә. Кем нинди һөнәр белән шөгелләнә. Араларында авылдашыбыз, язучы Минзифа Әхмәтшина да бар. Ул да әлеге очрашуга Әлмәт шәһәреннән бик теләп кайта. Шулай ук Алсу апа Закирова да үзе язган шигырьләрененең гел яңаларын алып килә. Бәетләр, хикәяләр уку, юбиляр язучыларга багышлап әдәби сәгатьләр,төрле темаларга сөйләшүләр уздырыла.