#100летТАССР
#ЧистопольскаяЦентральнаябиблиотека
#ЛитературноеобъединениеЭнҗеләр
29 сентябрьдә, Үзәк китапханәдә шагыйрә, язучы, якташыбыз, “Энҗеләр “ әдәби берләшмәсе әгъзасы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,әдәби бүләкләр иясе Минзифа Хәйретдин кызы Ахметшинаның иҗат һәм юбилей кичәсе узды. Аның “Иңнәремдә ак җилкән”исемле китабы тәкъдим ителде.
Кичәгә Минзифа ханымның иҗатташ дуслары, туганнары килде. Иҗат кичәсе Фидания Бикмөхәммәтова, Гөлнәзирә Сафиуллина, Гөлнара Закироваларның матур җырлары белән үрелеп барды. Китапханәче Фәридә Гатина һәм тарих укытучысы Альмира Шәрифуллина шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар.
- Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-28
- Телефон: не указан
- E-mail: chistsar28.bibl@tatar.ru
- Адрес: 422980 Чистопольский р-н, с.Татарский Сарсаз, ул.Зеленая, 22