“Тукайның әкиятләре дөньясында "
Апрельдә без һәрвакыт Тукайны искә алабыз, аның шигырьләрен кат-кат укыйбыз, аңа багышлап төрле чаралар үткәрәбез. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. 26 апрель көнне Татар Талкышы авыл мәдәният йортында китапханә,мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә уздырылган “Тукайның әкиятләре дөньясында " дип исемләнгән тетраль тамаша татар милләтенең символы булган Тукайга багышланды. Китапханәдә ай дәвамында «Г.Тукай әсәрләре- милли хәзинәбез» күргәзмәсе эшләп килде.
Балаларны зур экранга урнаштырылган Габдулла Тукай портреты каршы алды. Кичәне читтән генә шагыйрь үзе дә күзәткәндәй тоелды.
Укучылар,балалар бакчасына йөргән сабыйлар шагыйрьнең әсәрләрен бик яратып сөйләделәр. Балалар алып баручы яудырган кызыклы сорауларга, ярыша-ярыша, рәхәтләнеп җавап бирделәр.
Кечкенәләр генә түгел, сыйныф җитәкчеләре дә Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча куелган күренешне аеруча яратып карадылар.