"Татар халык авыз ижаты"
Татар халык авыз иҗаты Тел дигән дәрья бар,Төбендә энҗе-мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр. Татар халык иҗатының жанрларының төрләре түбәндәгечә: 1) Эпик жанрлар: әкиятләр, риваятьләр, легендалар, героик эпос-дастаннар, мәзәкләр. 2)Лирик жанрлар: йола җырлары, лирик җырлар, уен-бию җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр. 3)Лиро-эпик жанрлар: бәетләр, тарихи җырлар, мәхәббәт яки көнкүреш дастаннары. 4)Драма башлангычы белән үрелгән иҗат төрләре: йола поэзиясе, халык уеннары һәм уен-бию җырлары, балалар фольклоры. әкиятләр Әкият – халык иҗатының бик борынгы жанры, шул ук вакытта ул фантастик әсәр. Бүгенге көндә бу жанр киң кулланыла. Бала карында хатын-кызлар сабыйларына әкиятләр сөйлиләр. Табышмак ул – предмет яки күренешне читләтеп, кин итеп сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләүгә исәп ителгән образлы, үзенчәлекле башваткыч. Әлеге жанр, яңа шартларга ярашып, бүген дә яшәвен дәвам итә . Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш)* Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш) мәзәкләр
«Мәзәк» төшенчәсе күп кенә халыклар теленә, шул исәптән русларга да грек теленнән кергән. «Анекдот» дигән жанр атамасына туры килә. Хәзерге татар фольклор фәнендә дә нәкъ шул мәгънә. Хәзерге вакытта мәзәкләр күпчелек радиода кулланыла. Татар халык җырлары, гадәттә, дүрт төркемгә бүлеп күзәтелә:1. Йола һәм уен-бию җырлары.2. Тарихи җырлар.3. Лирик озын җырлар.4. Кыска җырлар. Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл әсәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Кызыл Ялан авылы китапханэсендэ "Татар халык авыз ижаты" дип исемлэнгэн фольклор сэгать уткэрелде. Китап укучыларны халык авыз ижатынын бай тарихы белэн таныштырдым.Топ максат: укучыларнын рухи доньясын баету, аларга эхлакый хэм эстетик тэрбия биру.