Кзыл-Яланская сельская библиотека - филиал № 23

История в лицах

Сабиров Госман Хаматгата улы 1923 елнын 25 ноябрендэ Татар Баганалысы авылында доньяга килгэн.Язмыш жиллэре аны Чилэбе олкэсенэ илтеп ташлый, анда шахталарда эшли.1941 елнын декабрендэ армия сафларына алына. 1942нче елнын октябрендэфронтка китэ.Воронеж олкэсе Калач шэхэрен саклыйлар, шул вакытта аларны немец самолетлары утка тоталар, пулемётлардан ут ачып аларнын атакасын кире кайтаралар. Тоннэрен разведкага йорилэр, хэр кон яраланучылар саны арта бара, шуна да карамастан алар бирешмилэр, дошманны чигенергэ мэжбур итэлэр. 1942 елнын 15 ноябрендэ приказ алып дошман тылына утеп керергэ тиеш булалар.Менэ шунда башлана инде мэхшэр:ботен нэрсэ ут эчендэ, кем кемне белерлек булмый.Икенче конне снаряд тошеп Госман бабай яралана.Яралыларны машинага тояп кыр госпиталенэ илтэлэр, шунда ана операция ясыйлар.Бик куп сугышчан дуслары шунда улеп кала. Исэн калганнарны Свердловск олкэсе Березовка дигэн шэхэргэ госпитальгэ озаталар. Шуннан ул сугышка бутэн керэ алмый,сугышка яраксыз дип табыла. Боек Ватан сугышында катнашкан очен бик куп орден медальлэр белэн булэклэнэ, Боек Ватан сугышы ордены, Батырлык очен медале, Сугышчан хезмэтлэре очен медальлэре.