История в лицах Бер гасырлык гомер
Рахимова Хатимэ эбинен ире математика укытучысы Рэхимов Фэйзрахман бабайны 1941 елда сугышка алалар. 1942 елда хэбэрсез югалды дигэн хэбэр килэ. 1941 елда Хатимэ эбине Буа районына окоп казырга жибэрэлэр. Бердэнбер кызы Рушания апаны эти-энисенэ калдырып китэ. 1942 елда кайта эштэн. Аны бригадир итеп куялар, э кичен колхоз атларын саклый, урман кисэргэ дэ йори. Хатимэ эбинен барысы 7 туганы яу кырында хэлак була. Ире Фэйзрахман, абыйсы Харис, энесе Исмагиль, жизнэсе Сэйфулла, икетуганы Абдулла хэм иренен энесе Абдрахман. 1950 елда кинэт каты авырап Исмагыйль энесенен хатыны Халимэ улеп китэ. Тома ятим 4 баланы Хатимэ эби узенэ тэрбиягэ ала. Хэрберсен белемле, тормышлы итэ. Хэйкэл куярлык искиткеч нык ихтиярлы кеше була ул. Тормыш сынауларын утеп, сынмыйча, сыгылмыйча, бер нэрсэдэн дэ курыкмыйча, булганына риза булып бер гасырдан артык, намаз укып, уразалар тотып, Аллахынын биргэненэ шокер итеп яшэде. Анын турында бик куп язып булыр иде, онытмыйбыз, горурланабыз дияргэ генэ кала.