Исляйкинская сельская библиотека - филиал № 13
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-1
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422970 Чистопольский р-н, с.Исляйкино, ул. Центральная,19

«И, туган тел»

Бүген татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. Туган теле  — татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн — зур бәйрәм. Тукай биографиясе — дөнья тарихындагы иң драматик биографиянең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә. Дүрт ай ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә... Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итүдә күрә: Әйе, шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Исләй авыл китапханәсендә китап укучыларым белән Габдулла Тукайның туган күненә карата шигырь уку кичәсе үтте.Аның шигырьләрен балалар гына түгел, олылар да яратып укый. Туган як, туган тел турындагы шигырьләрен балалар укыдылар.Олылар “Су анасы”,”Пар ат” “Шүрәле” поэмаларын укып үзләренең балачак вакытларына кайттылар