"Музейлар – хәтер почмагы"
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. “Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.
Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала. Исләй авыл клуб бинасының бер бүлмәсендә авыл музее урнашкан.Китапханәгә килгән мәктәп яшендәге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музейдагы борынгы әйберләр белән таныштырдым. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, экспонатларны кулларына алып карадылар.