Акция" Война в судьбе моей семьи".
Акция" Война в судьбе моей семьи".
Илалутдинов Амир Алмазович.Чистопольская гимназия №2 6 класс.
Минем карт бабам Илалетдинов Магдинур Хәйретдин улы 1924 елда Исләй авылында туа. Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда төрле эшләр башкара. Бөек Ватан сугышына аны 1944 елның апрель аенда чакыралар.Бабам 36 нчы укчы полк составында сугышкан.Ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәткән hәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Кыска сроклы курста укытып, карт бабаема кече сержант исеме биргәннәр hәм отделение командиры итеп куйганнар.Шуннан соң ул хезмәтен 72 нче укчы полк составында дәвам итә.Днепр буендагы бик авыр сугышларда катнашып, тагын бер “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.Днепр буендагы сугышлар турында ул болай сөйләгән:
-Днепрның бер ягында безнекеләр, ә каршы якта фашист гаскәрләре иде.Безгә, каршы ярга чыгып, фашистларның ныгытмасын алырга боерык булды. Фашистлар бертуктаусыз пулеметтан сиптерә, пулялар яңгыр кебек ява.Снарядлар гөрселди. Меңләгән солдат берьюлы күтәрелеп елгага ташланды.Пуля тиеп ауган сугышчылар белән елга яры, су тулды.Днепр суы, аккан каннан кып- кызыл булды. Бик күпләр hәлак булды. Шулай да, безнең гаскәр каршы ярга чыгып, дошманны җиңүгә иреште.
Сугышларның берсендә Магдинур бабабыз бик каты яралана.Аның сул аягының бот сөяге чәрдәкләнә.Бу 1945 елның 19 гыйнварында була. Шул көннән аның өчен сугыш тәмамлана. Бөек Җиңү көнен ул хәрби госпитальдә каршылый. Бары тик 1945 елның август ахырында гына, култык таякларына таянган бабабыз туган авылына кайта.
Сугыштан соңгы авыр елларда, барлык исән кайткан фронтовиклар кебек үк, безнең бабабызга илне яңадан торгызу өчен көн- төн эшләргә туры килә.Ул тракторда да, комбайнда да эшли, бригадир була.
Сугыштан соңгы авыр хезмәт карт бабабызга җиңел генә бирелми.Сугыштан алган ярасы үзен гел сиздереп тора: үлекләп шешә, сызлап интектерә, әледән- әле сөяк кисәкләре килеп чыга.Шулай да солдат юлын узган фронтовик бирешми, яраларын бераз дәвалый да, тагын хезмәт фронтының алгы сызыгына килеп баса.
Магдинур бабайның 6 баласы, 11 оныгы, 20 оныкчыгы бар.