Исляйкинская сельская библиотека - филиал № 13
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-1
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422970 Чистопольский р-н, с.Исляйкино, ул. Центральная,19

Солдаты Победы

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма актарылып беткән басулар, җимерелгән йортлар, елый торган кешеләр, кычкыру тавышлары, ярдәм хакында үтенеч, ятим калган балалар, яралы солдатлар килеп баса. Әниләр, әбиләр, апалар күз яшьләре белән йөрәкләреннән өзеп үзләренең балаларын hәм ирләрен, абыйларын, энеләрен фронтка озаталар. Күпләренең бу соңгы очрашулары була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә, күп язмышларны алып китә. Исләй авылыннан да сугышка 220 кеше китә.Шуларның 90 сугыш кырында ятып кала.Кайберләре хәбәрсез югала, кайберләренең үлү хәбәре килә.Хәбәрсез югалучылар арасында минем бабам Галлямов Сәлих Абделгани да бар. Бабай 1911 елны туа.Бабай башта фин сугышында катнаша. Илебезгә дошман гаскәрләре бәреп кергәч 1941елның 6 августында сугышка китә. Архивлардан күренгәнчә бабай Ленинград фронтының 241 стрелковый полкына эләккән булырга тиеш.Чөнки авылдашыбыз Урманчеев Кәрамны да Марат исемле оныгы эзли. Аның туганнарына килгән хатында шундый юллар бар:”Отправляю Вам выписку из страницы №11 по личному составу из полковой книги 241 стрелкового полка Ленинградского фронта.” “Материалы взяты из центрального архива Министерства обороны Всероссийским обществом “Мемориал”. Бу биттә безнең 10 авылдашыбызның исемнәре, гаиләләре исемлеге, ничәнче елда сугышка алынып, ничәнче елда үлүләре яки хәбәрсез югалулары турында мәгълүматлар бар. Минем бабам да 1941 елның 11 августында яралана.Сугыштан бер генә хаты килеп кала.Ләкин ул хат сакланмый шул.1942 елнын январь аенда Ленинград өлкәсеннән аның хәбәрсез югалган дигән хәбәре килеп ирешә.Әбием Миннеруй шулай итеп ике бала белән тол кала.Бабай малае, минем әтием Нәсихны, рәхәтләндереп сөя дә алмыйча, ә кызы Раузанын дөньяга килгәнен дә күрми кала.Әтием Нәсих белән Рауза апа бер тапкыр да әти сүзен әйтә алмыйча яшәделәр.Әбием 92 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте. Үлгәнче бабайны кайтып керер дип көтте.
Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы турында без сөйләүләрдән, китаплардан hәм фильмнардан гына беләбез. Бөек Ватан сугышы мәңге онытылмас. Безнең йөрәкләрдә hәм күңелләрдә гомергә уелып кала. Без сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Әмма үзенең гомерен дөнья, тынычлык өчен биргән кешеләрне без белергә тиеш. Аларның кадерен белергә, ихтирам итү hәм хөрмәт итү – безнең бурычыбыз. Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап килә ерак еллардан. Туган ил хакына Туган җир хакына Авылдашлар башын салдылар Безнең гомер өчен алар Мәңгегә чит илдә калдылар.