Центральная детская библиотека

«По следам юных героев»

12 февраля в рамках проекта «Пушкинская карта» библиотекарь центральной детской библиотеки им.С.В.Михалкова Алевтина Асанова для учащихся 8 А класса гимназии им.Ч.Т.Айтматова г.Кукмор провела квест-игру «По следам юных героев». Ребята разделились на две команды и отправились по станциям: «Литературная страничка», «Тарабарская грамота», «Собери пазлы», «Снайперы», «Маленькие герои большой страны». В ходе игры ребята отгадывали авторов и названия книг по отрывкам из произведений, расшифровывали высказывания выдающихся военных деятелей, собирали пазлы с изображением памятников, поиграли в снайперов, посмотрели презентацию о юных героях Великой Отечественной войны, которые наряду со взрослыми воевали, выполняли сложные задания, совершали героические поступки, отвечали на вопросы викторины. Были подведены итоги игры, обеим командам вручены грамоты.

12 февраль көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Кукмараның Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиясенең 8А сыйныф укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова “Яшь каһарманнар эзләре буйлап” дип аталган квест-уенын үткәрде. Балалар ике командага бүленеп, «Әдәби бит», «Тарабарская грамота», «Пазллар җый», «Снайперлар», «Зур илнең кечкенә геройлары» станцияләре буенча сәяхәт иттеләр. Уен барышында балалар әсәрләрдән өзекләр буенча китаплар авторларын һәм геройларны эзләделәр, күренекле хәрби эшлеклеләрнең фикерләрен расшифровкаладылар, һәйкәлләр сурәтләнгән пазллар җыйдылар, снайпер уенын уйнадылар, Бөек Ватан сугышының өлкәннәр белән беррәттән сугышкан, катлаулы биремнәр үтәгән, батырлыклар кылган яшь геройлары турында презентация карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан уенга йомгак ясалды, ике командага да грамоталар тапшырылды.