Конкурс стихов «Гомерендә халкы язмышы, жырларында – халкы моңнары»
22 апреля центральная детская библиотека имени С.В.Михалкова совместно с детским садом «Чулпан» провели конкурс стихов «Гомерендә халкы язмышы, жырларында – халкы моңнары», посвящённый 139-летию со дню рождения татарского поэта Габдуллы Тукая. Библиотекарь Закирова Фирдания рассказала о тяжелом детстве поэта, о его жизни и творчестве, провела обзор книжной выставки «Туган телем – Тукай теле». В конкурсе приняли участие дети подготовительной группы. Они выразительно читали стихи великого поэта, воспевая любовь к родному языку, родному краю, его природе. Всем участникам конкурса были вручены грамоты.
22 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Чулпан» балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Гомерендә халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары» исемле шигырьләр конкурсы үткәрде. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Туган телем – Тукай теле» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бәйрәмгә ямь өстәп балалар янына Тукай әкиятләрендәге персонажларлар - Шүрәле һәм Су анасы килде. Конкурста әзерлек төркеме балалары катнашты. Алар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, туган телгә, туган якка, аның табигатенә булган мәхәббәтен данладылар. Конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.