Познавательный час «У светофора нет каникул»
1 ноября в дни осенних каникул в центральной детской библиотеке им.С.В.Михалкова побывали в гостях дети, отдыхающие в лагере при гимназии №1 им.Ч.Т.Айтматова. Библиотекарь Рамзия Гарифуллина провела познавательный час «У светофора нет каникул». Она рассказала ребятам о том, как важно знать и соблюдать правила дорожного движения, познакомила ребят с книгами о безопасности дорожного движения. Ребята участвовали в различных конкурсах и играх, отгадали загадки, собирали пазлы по знакам ПДД. На мероприятии присутствовала начальник отделения в Кукморском районе отдела профилактики ТУ ГБУ «Безопасность дорожного движения» Яковлева Елена Владимировна. Мероприятие завершилось просмотром видеоролика по ПДД для школьников.
1 ноябрьдә - көзге каникул көннәрендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия яны лагеренда ял итүче балалар С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Светофорның каникуллары юк» дигән танып белү сәгате үткәрде. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пазл җыйдылар. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ТУ ГБУнең Кукмара районы бүлеге начальнигы Яковлева Елена Владимировна да катнашты. Ул юлда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Чара мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча видеоролик карау белән тәмамланды.