Центральная детская библиотека

Виртуальная презентация “Шушы җирдэн, шушы туфрактан без”

Рәшит абый гомеренең иң матур, иң күркәм елларын Янилдә үткәргән.   Чишмәләрнең шифалы суы, хәтфә болыннарның күркәмлеге, куе урманнарның  ирекенлеге аның язучы булып китүгә зур  этәргеч булгандыр . Туган ягының очы кырые күренмәс  басу-кырлары, сайрар кошлар, туган якның  хуш исле гөлләре, аның күңелендә  моң, илһам уяткан  һәм аның  үсүенә көннән-көн дәрт биреп торучы булгандыр.

- Язучымы ул, шагыйрьме  ул -  барысы да туган җиренә тартыла, чөнки шушы җирдә кендек каны тамган, шушында без беренче тапкыр ана сөте имгәнбез, болынында тәгәрәп үскәнбез, чишмә суын эчкәнбез. Менә шуңа күрә,  әсәр язганда -   хикәяме ул, повестьмы, табигатьне сурәтлисе булса, иң элек туган як күз алдыма килә - Бөр буйлары, Саклау таулары.(Рәшит Бәшәр). 

Рәшит Бәшәр  (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 нчы елның 7 нче октябрендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә. Әнисе Сәгыйдә апа, зур кыенлыклар белән, ике ир баланы аякка бастыра. Кечкенә Рәшит безнең авылның  иске мәктәбендә белем ала. 7 яшендә ул  “Коега төшеп киткән ай”  турында беренче шигырен яза һәм ул  шигырь район газетасында басылып чыга. Беренче  шигырьләре  мәктәптә  укыганда  ук басыла  башлый.

     “Яшь ленинчы” гәзите,  “Ялкын” журналы оештырган  әдәби  конкурсларда  берничә  тапкыр җиңеп  чыга. 

Әдәбиятка мәхәббәт Рәшит Бәшәрне Казанга тарта. 1967-1972 елларда Казан дәүләт Университетының татар  филологиясе бүлегендә белем ала. 

•Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезъеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире (1972—1975);
•Лениногорск шәһәренең 32 номерлы профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары (1975—1976);
• «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында корректор (1977);
• Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер (1977—1979) хезмәтләрен башкара. 

1972 нче елда Рәшит Бәшәр  үзенең гаилә тормышын корып җибәрә.

•1979 елда Чаллы каласына күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗның рам заводында инженер-диспетчер булып эшли.
•       1991-1995 елларда  КамАЗ нәшрияты мөхәррире.
•      1996-2000 елларда  "Аргамак“  журналында татар поэзиясе һәм прозасы бүлеге мөхәррире, җаваплы сәркатип.
•      2001 -2009 елларда   «Аргамаk» ның дәвамы булган «Мәйдан»  (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли. 

1975  елда  «Әйлән-бәйлән»   дип  исемләнгән   беренче  китабы  чыга. 

Рәшит абый бүгенге көнгә кадәр  туган авылы, китапханә һәм мәктәбе  белән аралашып яши. Ул үзенең һәрбер чыккан китабын үз куллары  белән китереп тапшыра.