Виртуаль сәяхәт "Татарстан шәһәрләренә сәяхәт"
Татарстан республикасы шәһәрләргә һәм авылларга бай. Республиканын башкаласы Казан шәһәре. Чаллы — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр. Чистай — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Уфа юлы). Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км².Алабуга —Татарстанның Алабуга районының административ үзәге. 2007 елда Алабуга шәһәре үзенең меңьеллыгын билгеләп үтте. Халкының саны – 73 333 кеше. Шәһәрдә күп кенә мәшһүр шәхес яшәгән: рәссам Иван Шишкин, хәрби, соңыннан язучы буларак билгеле Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Дмитрий Стахеев. Түбән Кама — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге. Халык саны — 234108 кеше. Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Русиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Русиядә — 14 нче шәһәр. Әлмәт — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында. Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.
Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Нижгар, Пирем, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.