Центральная библиотека

“Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе”

31 января в центральной библиотеке состоялся вечер памяти, народного артиста Татарстана и Российской Федерации, лауреата Государственной премии Республики Татарстан им. Г.Тукая Ильхама Шакирова. На вечере присутствовали члены творческого объединения «Салават купере» и почитатели таланта великого певца. Библиотекарь Саттарова Лилия Раисовна подготовила интересный материал о жизни и творчестве Ильхама Шакирова. Мероприятие сопровождалось компьютерной презентацией. Гости вечера с любовью слушали его песни, обменивались мнениями. В конце мероприятия просмотрели видеоролик, который демонстрировался на канале ТНВ.

31январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Салават күпере” иҗат берләшмәсе һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан , хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы  кичәгә килүчеләрне  бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презинтация күрсәтелде, видиоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан ТНВ каналыннан күрсәтелгән Илһам Шакиров  турында “Адәм белән Һава” тапшыруының видиоязмасын бергәләп карадылар.