“Туган тел – изге тел”
18 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган, “Туган тел – изге тел ” дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар төркемнәргә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Шагыйрь Разил Вәлиев, якташыбыз шагыйрь Рәниф Шәрипов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен сөйләделәр, ретро җырлар башкардылар. Якташ шагыйрәбез, “Мизгел” китабы авторы Мәгъмүрә Мәрданова туган телгә багышланган шигырьләрен укып үтте. Чара ахырында килгән кунаклар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар.
Литературный час: «Родной язык – сокровище народа»
21 февраля библиотекарь читального зала Салимова Т.Х. провела литературный час: «Родной язык – сокровище народа», приуроченную к международному дню родного языка. Гостями вечера были участники клуба “Сөембикә”. В ходе мероприятия библиотекарь рассказала об истории возникновения праздника, прозвучали стихи и песни известных татарских и местных писателей.