“В единстве народов наша сила”
28 января в Кукморской Центральной библиотеке в рамках Пушкинской карты библиотекарь Саттарова Лилия Раисовна провела познавательный час: “В единстве народов наша сила” для учащихся 8 А класса гимназии №1 им.Ч. Т. Айтматова.
В ходе мероприятия библиотекарь рассказала о народах, дружно проживающих в республике, их национальных костюмах, блюдах, праздниках, традициях.
Мәгълүмат сәгате “Халыклар бердәмлегендә безнең көч”
28 январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 нче гимназияның 8 А сыйныф укучылары өчен “Халыклар бердәмлегендә безнең көч” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара барышында китапханәче укучыларга республикабызда дус, тату яшәүче халыклар турында, аларның милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында эчтәлекле мәгълүмат җиткерде. Презентация күрсәтелде. Дуслык викторинасына җавап бирделәр, төрле халыклар фольклорыннан алынган табышмаклар чиштеләр, әкиятләр, мәкальләр турында сорауларга җавап бирделәр. Республикабызда яшәүче күп санлы милләтләрнең дус-тату яшәү серләренә төшенделәр.