“Алар көчле рухлы”
1 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Алар көчле рухлы” дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче, якташыбыз шагыйрь Раниф Шәрипов, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйрев, күренекле шагыйрь, язучы – прозаик, драматург Фәнис Яруллинның иҗаты, тормышы белән таныштырып үтте. Биредә дәваланучы Закирова Миннегөл ханым, шагыйрь Г.Сәгыйревның “Туган як иртәсе” дигән шигырен укып үтте. . Әлеге чара инвалидлар ункөнлегенә багышланды.
Тематический час “Сильные духом”
1 декабря библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для пенсионеров отдыхающих в АНО «ЦСП «НАЗ», провела тематический час: «Сильные духом», приуроченный к дню инвалидов. В ходе мероприятия библиотекарь познакомила с жизнью и творчеством писателя Ф.Яруллина, писателя-земляка Р.Шарипова, писателя и художника Г. Сагирова. Отдыхающая Закирова М., прочитала стихотворение Г.Сагирова: «Утро родного края»