“Болгар – данлы тарихыбыз ядкаре”
23 май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1103 тулу уңаеннан, “Болгар – данлы тарихыбыз ядкаре” дигән әңгәмә үткәрде.
Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын сөйләде. Компьютер презентациясе ярдәмендә, Болгар дәүләте тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте.Ахметшина Венера Хәйдәр кызы үзенең Болгарга барган истәлекләре белән уртаклашты. Хазиева Гөлшат - язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда”,Гайнетдинова Гадения - халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Шәһре Болгарда” дигән шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында Идел Болгарына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Беседа «Ислам – религия добра»
23 мая библиотекарь читального зала Салимова Т. Х. провела, для гостей клуба “Сююмбике”, беседу “Ислам- религия добра”, посвященную 1103-й годовщине принятия ислама Волжской Булгарией. Библиотекарь рассказала историю Волжской Булгарии. С помощью компьютерной презентации познакомила с историческими памятниками Булгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника. Участница клуба Ахметшина Венера Хайдаровна поделилась своими воспоминаниями о поездке в Болгар. Хазиева Гульшат прочитала стихи писателя, общественного и политического деятеля Разиля Валеева “Борынгы Болгарда”, Гайнетдинова Гадения - стихи народного поэта Роберта Миннуллина “ Шәһре Болгарда”. Завершилось мероприятие обзором книжной выставки «1103 год принятия ислама в Волжской Булгарии».