Центральная библиотека

“Шигырь юлым-серле сандыгым”

8 нче апрель көнне  Кукмара үзәк китапханәсендә “Шигырь юлым-серле сандыгым” дигән “Казан утлары” журналы мөхәррирләре һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары  белән очрашу кичәсе булды.

“Казан утлары” журналы 2025 елдан “Әдәби берләшмәләрдә” дигән яңа проект башлап җибәрде. Шул уңайдан журнал мөхәрирләре төрле районнарга йөреп, җирле әдәби берләшмәләр белән очрашулар оештыра һәм журналның һәр саны билгеле бер районның әдәби берләшмәсенә багышлана һәм әлеге берләшмә әгъзаларының  шигырьләрен бастыра. “Казан утлары” журналының апрель саны Кукмараның “Салават күпере” әдәби берләшмәсенә багышланган һәм анда безнең Кукмара язучыларының шигырьләре басылган.

Шул уңайдан әлеге очрашуда  проектның җитәкчече, журналның проза бүлеге мөхәррире , язучы Рафис Корбан, баш мөхәррир урынбасары, язучы, журналист Вакыйф Нуриев, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, «Чаян» журналы мөхәррире  Алмаз Хәмзин , яшь мөхәрир Алинә Хабибуллиналар журнал эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Алмаз Хәмзин тамашачыларны үзенең юморы һәм моңлы җырлары белән шатландырды.

Шулай ук “Салават күпере” иҗадый берләшмәсенә йөрүчеләр дә үзләренең шигырьләрен укыдылар.Очрашу ахырында “Казан утлары” редакциясендә чыккан кесә китапларын сатып алу оештырылды.

 

“Мой поэтический путь»

(Встреча с редакторами журнала «Казан утлары» и членами творческого объединения «Салават Купере»)

 

8 апреля в Кукморской Центральной библиотеке состоялся вечер встречи с редакторами журнала "Казан утлары" и членами творческого объединения "Салават Купере". Журнал "Казан утлары" с 2025 года запустил новый проект "В литературных объединениях". В рамках этого проекта редакторы журнала посещают различные районы, организуют встречи с местными литературными объединениями и посвящают каждый номер журнала литературному объединению определенного района, публикуя стихи его членов. Апрельский номер журнала "Казан утлары" посвящен Кукморскому литературному объединению "Салават Купере", и в нем опубликованы стихи кукморских писателей. На встрече присутствовали  руководитель проекта, редактор отдела прозы журнала, писатель Рафис Курбан, заместитель главного редактора, писатель, журналист Вакиф Нуриев, молодой редактор Алина Хабибуллина а также татарский композитор, певец, артист, писатель, журналист Алмаз Хамзин.