“Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ачылуга 160 ел”
22 гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Милли китапханәнең 160 еллык юбилее уңаеннан “Татарстанның Милли китапханәсе ачылуга 160 ел” дип исемләнгән китапханә сәгать үткәрде. Китапханәче компьютер презентациясе ярдәмендә Милли китапханәнең тарихы белән таныштырып үтте.
Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, озак еллар Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булып эшләгән Разил Вәлиевның иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Ял итүчеләр видео-язмадан Р.Вәлиевның Резидә Әхиярова көенә иҗат ителгән “Чаба поезд, чаба...” җырын һәм якташ шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың шигырьләрен тыңладылар.
Библиотечный урок: «160 лет со дня открытия
Национальной библиотеки РТ»
22 января библиотекарь читального зала Салимова Т.Х, для отдыхающих пенсионеров в АНО «ЦСП «НАЗ», провела библиотечный урок: «160 лет со дня открытия Национальной библиотеки РТ». В ходе мероприятия библиотекарь познакомила участников с развитием татарской книги и с историей национальной библиотеки, рассказала о том, что современная национальная библиотека Республики Татарстан располагает богатым книжным фондом, хорошим техническим оснащением и красивыми залами. В современной национальной библиотеке можно почитать, позаниматься, принять участие в самых разных мероприятиях, почитать книгу в мягком кресле и смотреть прекрасный вид на набережную Казанки, получать книги для чтения.