“Язмышлар язылганда”.
4 декабь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Язмышлар язылганда” дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче шагыйрь, язучы, прозаик, драматург Фәнис Яруллин, якташыбыз шагыйрь Рәниф Шәрипов, җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның тормышы һәм иҗаты беләнь таныштырып үтте. Биредә дәваланучы Хабибуллина Резида, Закирова Миннегөл ханымнар, язучы, шагыйрь Ф.Яруллинның, шагыйрь Р.Шәриповның туган якка, әниләргә багышланган шигырьләрен укыдылар. Ял итүчеләр бергәләп Ф.Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез ” җырын җырладылар. Чара ахырында видеоязмадан шагыйрә Гөлүсә Шаһбан сүзләренә язылган, З.Шаһбан башкаруында “Син - минем иң соңгы сөюем!” дигән җырны тыңладылар. Әлеге чара инвалидлар ункөнлегенә багышланды.
Литературный час: «Когда пишутся судьбы».
4 декабря библиотекарь читального зала Салимова Т. Х., для пенсионеров, отдыхающих в АНО «ЦСП «НАЗ», провела литературный час: «Когда пишутся судьбы». В ходе мероприятия библиотекарь познакомила с жизнью и творчеством писателя Ф.Яруллина, писателя-земляка Р.Шарипова, певца, музыканта, Заслуженного артиста Татарстана З.Шахбана. Отдыхающие прочитали стихи Р.Шарипова, посвященные родному краю, спели песню “Иң гүзәл кеше икәнсез ” (на слова Ф.Яруллина), в записи прослушали песню: «Ты - моя последняя любовь» на слова поэтессы Гулюсы Шахбан, в исполнении З. Шахбан. Мероприятие приурочено к дню инвалидов.