“Бәхетле йолдыз астында”
9 ноябрь көнне Зур Кукмара Мәдәният йортында якташыбыз Мәмәшир авылында туып үскән бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, әдибә һәм галимә, тәнкыйтьче Рифә Фәтхрахман кызы Харрасованың иҗат кичәсе үтте.
Йолдызларның аңы киткән чакта,
Йолдызларның төсе уңганда-
Туганмын мин-
Инеш,елга суы
Ярларына тәмам тулганда
Кичәбез авторның әнә шундый шигъри юллары белән башланып китте.
Зал тутырып аның иҗатына гашыйк тамашачы җыелган иде. Кичәбез район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызының юбилярны, район күләмендәге казанышлары өчен медаль белән бүләкләнүеннән башланып китте. Казаннан кайткан каләмдәшләре арасыннан Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Салихов Данил Хабибрахман хәтер сандыгында юбиляр белән бәйле булган хәтирәләрне җиткереп узды. Якташ шагыйрьләребез Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат абый Галимуллинның, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның, публицист, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, заманында “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Шаһинур Мостафинның, әле генә әдәбият дөньясына кыю адымнар белән атлап кергән Рүзәл Мөхәммәтшинның җылы сүзләре әлеге кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Районыбызның танылган җырчылары искиткеч матур, күңелләргә моң, җанга рәхәтлек бирә торган җырларын бүләк иттеләр. Юбилярны туганнары, сыйныфташлары, күршеләре, дуслары тәбрикләде. Кичә барышында һәркем иҗат рухына төренеп, шушындый талантлы якташыбыз булуы белән горурланып утырды.
Рифә Рахман 100 дән артык шигырьләр, әдәби-чәчмә әсәрләр авторы. Аның шигырьләре иң элек авылчан гадилеге белән җәлеп итә. Һәр шигырь юлыннан ниндидер җылылык , ихласлык бөркелеп тора. Һәр шигырьдә авыл өчен генә хас бер кызык яисә гыйбрәт бар.
Чара барышында экранда шагыйрьнең гомер юлын, иҗатын чагылдырган слайдлар күрсәтелде. Кичә тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды.