Центральная библиотека

Мәхмүт Исмәгыйлевның “Күңел бизәкләре”күргәзмәсен ачу тантанасы

5 нче июль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсен ачу тантанасы үтте. Китапханә залында авторның  картиналарыннан күргәзмә эшләде. Әлеге  тантанага аның иҗатташ дуслары, сәнгать сөючеләр һәм Татарстан  рәссамнар берлегеннән вәкилләр, авылдашлары, туганнары килгән иде. Алар Мәхмүт әфәндене чираттагы күргәзмәсе ачылу белән ихлас котладылар, аның иҗатына югары бәя бирделәр.

Рәсем ясаудан тыш, әлe Мәхмүт Исмәгыйлев  шигырьләр һәм җырлaр дa иҗaт итә. Китапханәнең актив укучысы Венера ханым, аның берничә шигырен матур итеп укыды,тамашачылар аның шигыренә язган җырлар тыңлап үттеләр. Рәссам турында электрон презентация күрсәтелде. Рәссам күргәзмә ачу тантанасына килүчеләр өчен сюрприз да әзерләгән иде. Залга үтүче һәрбер кешегә керү  билеты өләшенде. Чара ахырында шул керү билетындагы номерлар буенча лотерей уйнатылды. Биш кешегә рәссам тарафыннан истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

 

5 июля в Кукморской Центральной библиотеке состоялось торжественное открытие выставки нашего земляка, художника, члена Союза художников Республики Татарстан Махмута Исмагилова. В зале библиотеки работала выставка картин автора. На эту церемонию были приглашены его творческие друзья, любители искусства и представители татарской диаспоры. Они тепло поздравили Махмута с открытием очередной выставки, высоко оценили его творчество.

Помимо рисования Махмут Исмагилов пишет стихи и песни. Активная читательница библиотеки, госпожа Венера, прекрасно прочитала несколько ее стихотворений, гости прослушала песни, написанные на его стихи. О художнике была показана электронная презентация. Он приготовил сюрприз для посетителей. Каждому проходящему в зал раздавался входной билет. В конце мероприятия по номерам, указанным на входном билете, была разыграна  лотерея. Пять человек были награждены художником памятными подарками.