Центральная библиотека

Акция "Читающая скамейка"

14 сентябрь көнне А.М.Булатов исемендәге паркта “Ачык һавада уку залы” эшләде. Үзәк һәм С. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Уку почмагы» акциясе үткәрделәр. Монда төрле жанрдагы китаплар - классика, детективлар, романнар, журналлар һәм газеталар урнаштырылды, хезмәткәрләр күзәтү үткәрделәр. Соңыннан китапханәчеләр ял итүчеләрне көз турындагы китаплар белән таныштырдылар, көзге табигатьнең матурлыгы турында сөйләштеләр һәм балаларга аны кәгазьдә сурәтләргә тәкъдим иттеләр. Рәсемнәр төрле һәм кызыклы килеп чыкты.