Центральная библиотека

Творческая встреча с А.Г.Айдарской

30 июня Кукморскую центральную библиотеку, в связи с 115 юбилеем известного композитора С. Садыковой, посетила  Заслуженная артистка Республики Татарстан, известная балерина Альфия Айдарская. (дочь знаменитого композитора Сары Садыковой). В ходе творческой встречи Альфия Газизовна делилась воспоминаниями о жизни, творческой судьбе своих родителей и подарила центральной библиотеке города диски и две книги матери с дарственной надписью: «Ил кызы. Дочь Родины», «На пути к вечности».

 

                     Татар сандугачы – Сара Садыйкова

30 нчы июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә композитор Сара Садыйкованың 115 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтле Казан кунагы,балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе, Татарстан АССР атказанган артисты, күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың кызы, аның  иҗатын армый-талмый пропагандалаучы. Әлфия Газиз кызы Айдарская белән очрашу булды.

     Очрашуда “Салават күпере” клубына йөрүчеләр, китапханәчеләр катнашты. Әлфия Айдарская татар сандугачы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы, мөһим вакыйгалар белән таныштырды. Үзенең әнисе турында язган китапларын, Сара Садыйкованың җырлары тупланган дискларны  китапханәбезгә бүләк итте. Очрашуга килгән кунаклар Ә. Айдарскаяга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сара Садыйкова турында электрон презинтация күрсәтелде.Очрашу ахырында Рөстәм Егоров Сара Садыйкованың матур җырларын башкарды