Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Без дуслык белән көчле!"

Зур Сәрдек гимназиясе каршында оештырылган ял лагерена йөрүче балалар мәдәният йортында кунакта булдылар. Музейда тарих белән танышсалар, фойеда фотокүргәзмә белән таныштылар, ә китапханәдә интерактив конкурсларда катнаштылар. Татар халык уеннары өйрәнделәр, төрле милләт халыклары биюләрен биеп карадылар һәм флеш-мобта катнаштылар. Ишек алдындагы балалар мәйданчыгында да уйнап күңелле итеп ял иттеләр. Әлеге чарада 60 бала һәм 5 тәрбияче катнашты.