Хәтер һәм кайгы көне
1941 елның 22 июнь көне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Шул уңайдан, Зур Сәрдек гимназиясе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар белән билгесез солдат һәйкәле каршында "Хәтер шәме" акциясе үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер минут тынлык белән азатлыгыбыз өчен башларын салган каһарманнарны искә алдык. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны, һәр авылдашны без хәтерләргә тиеш. Акциядә катнашучы балалар һәйкәл каршында тантаналы рәвештә тезелеп, "Хәтер шәме" кабыздылар. Халыкара хәтер акциясе кысаларында фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу чарасы буларак шәмнәр кабызып сугыш корбаннарын искә алдык. Чара легендар шәхес, авылдашыбыз, полк улы, Социалистик Хезмәт герое Шакиров Камил Фаязович һәйкәле янында тәмамланды.